Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котларга онытма

Хөрмәтле автотранспорт хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Моны уртак бәйрәмебез дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки районыбыз өчен автомобиль транспорты аеруча да мөһим роль уйный, барлык тармакларның һәм социаль өлкәнең өзлексез һәм ышанычлы эшен тәэмин итә. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар.

Хөрмәтле шоферлар, юллар сезгә бары тик шатлык-сөенечләр генә китерсен. Исәнлек-иминлек, саулык-сәламәтлек гомерлек юлдашчыгыз булсын! Сезгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы, күңел көрлеге,  эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп калам.

Олы ихтирам белән район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз