4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
Кадерле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.
Тәбрикләү сүзе
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
Кадерле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.
Ике әһәмиятле дата, тарихи тамырлары тирәнгә киткән ике яшь бәйрәм. Мөгаен, дөньяда бүгенге сәяси тотрыксызлык чорында иң яхшы теләк булып бердәмлек һәм законлылык өстенлек иткән гражданлык җәмгыятендә яшәү, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең татулыкта гомер кичерүләре яңгырар. Мәдәни-тарихи һәм дини гореф-гадәтләрне исәпкә алып, тәртипне, республика куәтен һәм тулаем дәүләтне ныгытуга булышлык иткән бар нәрсә җәмгыять мәнфәгатьләренә җавап бирә.
Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында һәр тармак буенча күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт вәкиленә, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.
Рамил НОТФУЛЛИН
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев