Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген иң матур бәйрәмнәребезнең берсе – Ватан сакчылары көне!

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле имин көннәр телим. Дөньяларыбыз имин булсын, һәрбарчабыз да сау-сәламәт яшик!

Хөрмәтле райондашлар! Бүген иң матур бәйрәмнәребезнең берсен – Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге данлы бәйрәм көнендә илебезнең барлык буынын хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы алдында баш иябез, хәрби бәрелешләрдә илнең иминлеген-бөтенлеген саклаган, сугышчан хәрәкәтләрдә Ватан алдындагы бурычын үтәгән солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Бүген өлкән буынның эшен уллары һәм оныклары дәвам итә, илнең оборонасын ныгытуда үзләреннән өлеш кертәләр. Кораллы көчләрдәге хезмәт – чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе, анда хезмәт итүчеләр теләсә-кайсы минутта ил сагына басарга әзерләр. Хәрби хезмәттәге егетләребез турында командирларыннан мактау хатлары алу – безнең өчен зур горурлык!

Хөрмәтле ветераннар, ир-егетләребез, армия һәм флот хәрбиләре, райондашлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле имин көннәр телим. Дөньяларыбыз имин булсын, һәрбарчабыз да сау-сәламәт яшик!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев