Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәмгә – изге теләк

Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Әлеге һөнәри дата башка бәйрәмнәрдән нык аерыла, – ул иҗтимагый тәртипне саклауга зур хезмәт куйган, гражданнарның иминлеген тәэмин иткән, һәрчак ярдәмгә әзер булган, хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус кушканча үтәүче һәркемнең батырлык, кыюлык, вөҗданлык һәм хезмәт бурычы көне. Югары әхлакый чыныгу алган, яшь гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашып, бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче мөхтәрәм ветераннарга аерым рәхмәт белдерәсе килә. Районыбызның иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да җинаятьчелеккә каршы кискен көрәш алып барып, территориябездәге тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итәрләр дип ышанып калам.

Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим.

Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлавы