Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниләр!

Бу атнада без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Кадерле әниләр! Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.Сезнең иңнәргә бик зур йөк – гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт Сезгә, әниләр. Бары тик Сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз.

Бәйрәм уңаеннан мин Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты

2
X