Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәтенә күрә хөрмәте. Котлыйбыз! ???

Афәрин! ??

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Смәел” җәмгыятенең остаханә мөдире ФАИЛ НОТФУЛЛА улы ӘХМАДУЛЛИН Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Бөрбаш” җәмгыяте шоферы ӘНӘС МӨХТӘРУЛЛА улы НАСЫЙБУЛЛИН Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, юл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “МДСУ-1” оешмасының техник-лаборанты РОЗА КАМИЛ кызы КӘЛИМУЛЛИНА Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен Чепья урта мәктәбенең физик культура укытучысы РАФАЭЛЬ ШӘРИП улы ИЛЬЯСОВ Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның агрохимия хезмәте системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтачагрохимсервис” җәмгыятенең баш бухгалтеры урынбасары  ЗӘМЗӘМИЯ ЗАҺИР кызы МИҢНЕХАНОВА район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан, район эчке эшләр бүлегенең полиция майоры, өлкән участок вәкиле НАИЛ НУРИСЛАМ улы ФӘЙЗРАХМАНОВ район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлекне үстерүдәге казанышлары өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр ИЛШАТ ЗӨЛФӘТ улы ИСРАФИЛОВ район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр И.Г.Галиуллинда цех башлыгы ЮРИЙ МИХАЙЛОВИЧ ЕГОРОВ район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, салым хезмәте үсешенә зур өлеш кертүе өчен һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 10нчы номерлы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге баш дәүләт салым инспекторы РУФИНӘ ЗЫЯТДИН кызы ГЫЙЛӘҖЕВА район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Сынлы сәнгатьне үстерү һәм остазлар әзерләү өлкәсендә намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм “Күңел чишмәсе” дип аталучы шәхси күргәзмәсе ачылу уңаеннан, ТАҺИР МАРСЕЛЬ улы ИЛЬЯСОВ район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район үзәк хастаханәсенең хирургия кабинеты шәфкать туташы ЛӘЙСӘН ГАРИФҖАН кызы ӘХМАДУЛЛИНА район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Якты юл” җәмгыяте тракторчысы ӘЛФӘТ ӘХӘТ улы НӘҖИПОВ район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз котлау тексты хезмәтенә күрә хөрмәте