Хезмәт

Хөрмәтле торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Торак-коммуналь хуҗалыгы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе санала. Районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча сезгә зур җаваплылык йөкләнгән. Көндәлек башкарган тотрыклы хезмәтегезнең, һөнәри осталыгыгызның уңай нәтиҗәләре район тормышында ачык чагыла.

Бәйрәм белән тәбрикләп, эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Хезмәтегездә хөрмәт казанып, рәхмәтләргә күмелеп яшәргә язсын.

 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

Реклама

 

Теги: котлау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: