Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мәртәбәле бүләкләргә лаек булдылар

Районыбызның үсешенә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнә

Балтач районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, район халкы алдындагы аерым казанышлары өчен Балтач бистәсенең хезмәт ветераны, районның Мактаулы гражданины, район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Президиумы әгъзасы Дамир Хәбибрахман улы Габдрахманов «Балтач муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, район үзәк хастаханәсенең табиб-психиатры Камил Вәкил улы Низамиев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ландыш Павловна Закирова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Айрат Әнәс улы Сабиров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев