Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы әниләрне котлый

Сөекле әниләребез! Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Бу көнне сезгә хөрмәт һәм яратуыбызны белдереп кенә калмыйча, кешелек тарихындагы зур ролегезне дә таныйбыз. Һәркем өчен әни – җирдәге иң кадерле кеше. Ул безгә гомер бүләк итүче, барлык көчен куеп тәрбияләүче, зур тормыш юлына аяк бастыручы. Ә аның туры сүзе, ягымлы карашы кечкенә балага да, үзләре ата-ана булып бала тәрбияләүчеләргә дә бик кирәк. Ана мәхәббәте сихри көчкә ия – ул безне илһамландыра, ышаныч бирә, авыр минутларда ярдәм итә.
Бүген төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кечкенәдән ук ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче районыбызның мәрхәмәтле аналарына да тирән ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәтемне җиткерәм.
Балагызга карата чиксез мәхәббәтегез, игелегегез өчен алдыгызда баш иябез! Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим, балаларыгыздан бары тик күңелле хәбәрләр генә алыгыз, алар үз уңышлары белән шатландырып торсыннар.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль район башлыгы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев