Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Тәбрикләү сүзе

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.

Һәммәбезгә дә мәгълүм, бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык хезмәткәрләреннән башка һич мөмкин түгел. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешеп тормыш алып бару өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк. Район җирлегендә яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең үз эшләренә карата күркәм сыйфатларын көн дә күрә, фидакарь хезмәтләрен таный, рәхмәтле булып яши. Коммуналь тармакта күзәтелгән уңай үзгәрешләр, халык белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга ирешү ул сезнең хезмәтегезне тоткарлыксыз башкарудан, аңлашып-аңлатып эшләүдән гыйбарәт. Моның өчен, гомумән, Балтач халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен Сезгә ихластан рәхмәтемне белдерәм. Җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын. Бәйрәмегез күңелле үтсен!

 

Рамил НОТФУЛЛИН,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау