Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туган көннәр !!! Соснадан Ринат Һидиятулла улын котлыйбыз!

 Сосна авылында яшәүче кадерле кешебез РИНАТ ҺИДИЯТУЛЛА улы ВӘЛИЕВның 2 гыйнвар көнне күркәм бәйрәме – туган көне. 

Яңа  ел - бәйрәмнәре белән генә түгел, туган көннәре белән дә истәлекле. Күп кенә гаиләләрдә 1гыйнвардан ук туган көннәр башлана. Менә, мәсәлән, 1 гыйнвар көнне сыйныфташым, Салавычтан Зөбәрҗәтнең туган көне, 2 се көнне  “Хезмәт”тә эшләп киткән Энҗебезнеке (Зарипова). Котлыйбыз үзләрен һәм бүген Соснадан Ринат әфәндене дә котлыйбыз, исәнлек-саулык, тазалык-байлык телибез. Ринат әфәндене котлап комментарийлар да языгыз, авылдашлары, туганнары! Котлашыйк, җәмәгать! Туган көн ияләренә бәхет-шатлык, сәламәтлек, озын гомер телик!  Зөлфия Шакирова.

 Сосна авылында яшәүче кадерле кешебез РИНАТ ҺИДИЯТУЛЛА улы ВӘЛИЕВның 2 гыйнвар көнне күркәм бәйрәме – туган көне. 
Кадерлебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырыш булуың белән күпләрнең ихтирамын яуладың. Син – таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Киләчәктә дә корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшеңдә уңышлар телибез, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. 
Гаилә нигезе нык син булганга гына, 
Рәхмәт синең төпле сүзеңә. 
Безгә булган изгелегең, игътибарың 
Савап булып  кайтсын үзеңә! 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

 Ташламасын  сине гомергә, –
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә! 
Сине яратып һәм хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Гүзәлия, балаларың Рүзәл-Энҗе, Риназ-Илүзә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты