Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Юбилейга изге теләк

Хөрмәтле балтачлылар, кадерле ветераннарыбыз, якташлар, районыбыз кунаклары! Сезне ТАССРның 100 еллыгы, районыбызның 90 еллык күркәм юбилейлары белән ихластан тәбрик итәм.

Татарстан Республикасы – Россиянең алдынгы һәм икътисадый уңышлы төбәге. Татарстаныбызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше зур үсеш ала, тормышчан әһәмияткә ия социаль проблемалар эзлекле хәл ителә. Республиканың төп байлыгы – аның кешеләре – гасырлар буе туганнарча үзара килешеп яшәүче күпмилләтле халкы. Районыбыз авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт, мәгариф, мәдәният юнәлешләрендә ирешкән уңышлары белән республикада югары урыннарда тора. Балтачыбыз үсә, үзенең чикләрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтә. Болар барсы да район  халкы, аларның хезмәте, тырышлыгы, талантлары нәтиҗәсе.

Районның данлы үткәне, ышанычлы бүгенгесе, матур киләчәге бар! Шунысы куандыра, дистәләрчә еллар дәвамында сакланган гореф-гадәтләребез бүгенге көндә дә дәвам итә, онытыла барганнары яңартыла һәм алга таба да чәчәк атар дип ышанам.

Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлап, гаилә бәхете, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм шатлык-куанычлар телим!

Рамил Нотфуллин

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау