Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Жәзаларны башкару Федераль хезмәте оешканына 144 ел

2023 елның 12 мартында илебездә җәзаларны башкару Федераль хезмәте оешканына 144 ел тулды.

Күп гасырлар давамында җинаять кылган кешене җәзага тартканнар, төрмәләр, сөргеннекләр, каторголар булган. Әммә Рәсәйдә алар белән идарә иту өчен, 19-нчы гасырнын икенче яртысына кадәр бердәм оешма булмаган. 1879 елның мартында, иректән мәхрүм ителү урыннары белән идарә итү өчен  бердәм оешма төзелгән, ул төрмәләрнең баш идарәсе дип аталган. Ул оешма эчке эшләр Министрлыгы составына кертелгән, ә 1895 елда эчке эшләр Министрлыгыннан юстиция Министрлыгына бирелә, һәм шул министрлык сафында 1922 елга кадәр тора. ХХ гасырда төрмәләрнең баш идарәсе берничә мәртабә шушы ике Министрлыкның берсеннән берсенә күчә. 1922 елда ул идарә тагын ЭЭМ гына кайтарыла, әмма ләкин 1930 елда һәм 1953 елда төрмәләр юстиция Министрлыгы карамагында булып торалар.

1999 елнын 12 март көнне, җинаятләрне үтәү системасы көне диеп санала. Чөнки 1998 елның августында җинаят җәзаларын үтәү органнары ЭЭМ нан юстиция Мнистрлыгына күчерелә.

Бүгенге көндә ил җитәкчеләренең инициативалары белән системаны реформалаштыру бара, аның беренче һәм төп максаты булып законларны гуманлаштыру һәм аларны халык-ара стандартларга туры китерү тора, ә икенчесе җәза үтәүчеләрнең шартларын яхшырту тора.

ТР ның Балтач районнында, җинаять үтәү системасының бер тармагы - ТР-ның җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең филиалы эшли. Филиал куп еллар дәверендә эшли, һәм аның үз ветераннары да бар. Төрле елларда филиал белән идарә иткән Равиль Таҗетдинов, Фәрит Камалов, Ильгиз Николаев, Людмила Петрова, Фәнис Газизуллин, Азат Сабиров. Бүгенге көндә  инспекциянең өлкән инспекторы вазифасын эчке хезмәт капитаны Динар Хабибуллин башкара.

Язмамның ахырында, барлык җинаять үтәү системсында хезмәт итүче сотрудникларны, ветераннарыбызны киләчәк бәйрәм белән тәбрик итәсем килә, аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам.

 

Җәзаларын үтәү инспекциясенең

өлкән инспекторы Д.Р. Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 144 ел