«ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивалендә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын тәкъдим итә
Мәдәният

«ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивалендә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын тәкъдим итә

Әтнәдә «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале узачак

1 августта Әтнәдә «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале оештырыла. Бәйрәм быел өченче тапкыр үткәрелә, анда биш район катнашачак.

Төбәкнең милли йөзен, онытылып баручы гореф-гадәтләрен торгызуны максат иткән «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале быел яңа форматта, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырыла.

Быелгы фестивальгә Әтнә белән чиктәш булган — Арча, Биектау, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чакырулы. «ӘтнәТуй»га танылган артистлар да киләчәк. Кунаклар алдында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары — Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» этно-төркеме һәм «ABIEM PROJECT» төркеме чыгыш ясаячак.

Фестивальдә балтачлылар «Кыз ярәшү» йоласын күрсәтәчәк. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кыз ярәшү

Нет комментариев