20 июнь көнне “Росгосстрах”ның Балтачтагы бүлекчәсе хезмәткәрләре “Башваткыч” тапшыруында чыгыш ясаган.
Нөнәгәрдән Лилия Мәхмүтова, Түнтәрдән Илүсә Әхмадуллина, Балтачтан Алсу Әхмәдиевалар Балтач һәм “Госстрах” темаларына кагылышлы сорауларны чикләвектәй ватып, җиңүчене ачыклаган. Ә менә аның кем булуын июль-август айларында эфирга чыгачак тапшырудан карап белә алачаксыз. Райондашларыбыз Зөлфәт Зиннуровны нинди бүләк-күчтәнәчләр белән шаккатырганын бергәләп ТНВ каналыннан күзәтик.
Фото: Алсу Әхмәдиева.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев