Бу көннәрдә Чапшар урамнары гармун моңнарына күмелде.
Чапшар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева җитәкчелегендә гармунчылар, яшьләр җыелып капка төбендә кич утыган. Авылның акъәбисе Мөнирә Гаязова яшьлегендә башкарган җырларны башкарган, егетләр-кызлар бергәләп биеп күңел ачкан. Фәргать Гаязов өздереп гармунда уйнаган.

Бездә Сабантуйларга әзерлек башланды, ди чапшарлылар. Бу кадәргесе элеккеге йолаларны искә төшерү, яшь буынга тапшыру булган.

Афәрин, егет-кызлар, бик күркәм эшләр башкаргансыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев