Салават Фәтхетдинов элек шәкертен бик өнәмәгән, диләр...
Аның урынына хәзер нинди дуслар!
Әнә остазы Салават Фәтхетдинов Данир Сабировны үзенең Камал театрында узачак концертларына чакырган. Чакыру кәгазендә болай дип язылган: «Талантлы, тырыш, кадерле укучым Данир! Сезне Салават Фәтхетдинов концертларына көтеп кала! Рәхим итеп килегез!» .
Остазының сүзләренә Данир бик эреп киткән. «Ә укыганда, Азнакай ду… идем бит...» – дип язган ул, шул вакытларын искә төшереп булса кирәк.
Тырышып эшләгән кеше остазын да уздыра ул, Данир!
Автор:Резеда Галикәева
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев