Татарстанда "Төп йорт" гаилә ансамбльләре фестивале старт алды.
Узган шимбәдә Саба районы мәдәният йортында Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Биектау, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан килгән катнашучылар көч сынашты.
"Төп йорт" фестивалендә районыбыз данын Әсадуллиннар гаиләсе яклады. Район мәдәният үзәге хезмәткәре, районның "Балкыш" җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айсылу Әсадуллина райондашларыбызга яхшы таныш. Ул үзенең сәнгатькә гашыйк гаиләсе белән Сабада узган чарада катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
"Төп йорт" дип аталган гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсына йомгак 25 ноябрьдә Питрәч районы үзәгендә ясалачак.
Айсылу Әсадуллина фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев