Сөенче! Лилия Муллагалиева дүртенчегә әни булган!
Мәдәният

Сөенче! Лилия Муллагалиева дүртенчегә әни булган!

"Чү, сабыр итегез, Илһамымны уятмагыз!" - ди җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева хәләле Илсур белән дүртенчегә әти-әни булдылар.

- Барысы да яхшы, Илһамыбыз якты дөньяга кычкырып елап килде, җырлап кына яшәр, бәлки,.. Иң мөһиме - сәламәт булсын, әлегә аңа иң зур теләк шул, - ди Лилия.

Җырчы гаиләсе - күз өстендә каш. Халык өчен үрнәк тә ул. Бу гаилә имин, бөтен булса, анда бәбиләр туып торса, нинди күңелле!

Илһамыгыз да, аның апа-абыйлары да игелекле, иманлы, пар канатлы булып үссеннәр, Лилия!

Кызыл таң

Фото: vk.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәби

Нет комментариев