Шаулап, гөрләп “Татар җыры” эстрада фестивале узды
Мәдәният

Шаулап, гөрләп “Татар җыры” эстрада фестивале узды

Казанның “Пирамида” концертлар залында ”Татар җыры” XVIII халыкара эстрада фестивале узды

Тантананы узган елның популяр җыры ачты. Гүзәл Уразова белән Элвин Грей "Красивая, хороший" җырын башкарды. Хәтерләсәгез, узган ел "Татар җыры"н шушы җыр тәмамлаган иде.

Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым тамаша кылды.

Иң беренче "Алтын барс"ны Ләйсән Гыймаева алды. Ул "Кил, кил" җыры белән "Хит-парадлар лидеры" номинациясендә бүләкләнде.

Хәмдүнә апа Тимергалиева үзен яңа юнәлештә сынап карап, тамашачыларны шаккатыргандыр мөгаен. 

Гомумән фестиваль матур, заманча, үзгәрешләргә бай булды, тамашаны Элвин Грей башлады, Фирдүс Тямаев тәмамлады. Ә сиңа хөрмәтле укучым "Татар җыры фестивале ошадымы, нинди тәэсирләр калдырды, комментарийга язып уртаклаш әле.

 

tatar-inform.tatar

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


татар җыры

Нет комментариев