9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелерме?
Мәгариф

9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелерме?

2020 елда коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелмәскә мөмкин.

Бу хакта  «Россия-24» каналы  эфирында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйткән.

Әлегә 9 нчы сыйныф укучыларының ике төп предмет – рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшырачагы планлаштырылган. Әмма вәзгыять үзгәрергә мөмкин.

«Бәлки, без укучыларны йомгаклау аттестациясеннән азат итә торган карар кабул итәрбез һәм аттестация агымдагы билгеләр буенча үткәрелер», - дип искәрткән Сергей Кравцов.

Саба ТВ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


имтиханнар дәүләт  имтиханы (ОГЭ)

Нет комментариев