Алтын медаль иясе Зөлфинә студент булды
Мәгариф

Алтын медаль иясе Зөлфинә студент булды

Балтач урта мәктәбен тәмамлаган Зөлфинә Иванова Татарстанның алтын медале белән бүләкләнүе хакында язган идек.

Киләчәккә булган планнары турында сорашкач, төзелеш буенча укырга керергә теләвен дә җиткергән иде. Ниһаять аның бу хыялы тормышка ашкан. Зөлфинә КГАСУ студенты булган.

- Бу уңышларым үземнеке генә түгел, Балтач урта мәктәбендә укыткан укытучыларыма, өстәмә белем биргән репетиторларга зур рәхмәтемне ирештерәсем килә. Киләчәктә аларның йөзенә кызыллык китерми тырышып укыячакмын, - ди шатлык-сөенечләре белән бүлешеп Зөлфинә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев