Алтын көзнең бер матур көнендә Балтач урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары табигатькә походка чыкты.
Быел Балтач урта мәктәбенә 85 бала укырга керде. Беренчеләрнең мәктәп тормышына ияләнүләре, укучы дигән исемгә лаек булулары аеруча истә кала торган мизгелләр, балалар бакчасыннан соң парта арасында утырулары да җиңелләрдән түгел. Шуңа да шушы көннәрдә беренчеләр өчен табигатькә экскурсия оештырдылар.
Алтын көзнең матур көнендә балалар рәхәтләнеп уйнады, шаярды, көлде һәм үзләре белән алып чыккан тәм-томнардан авыз итте.
Нет комментариев