Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта палаткалы лагерь эшли башлый

Сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында өч профильле смена үткәрү планлаштырыла

«Романтик» палаткалы лагере быел кабаттан Балтач гимназиясе территориясендә узачак

Палаткалы лагерьда 10 яшьтән башлап ял итә алачаклар.

Сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында өч профильле смена үткәрү планлаштырыла: 

  • 1 смена  – 30 июньнән 6 июльгә кадәр (гражданлык-патриотик юнәлештә) 
  • 2 смена – 8 июльдән 14 июльгә кадәр (беренчеләр хәрәкәте) 
  • 3 смена – 16 июльдән 22 июльгә кадәр (һөнәри юнәлеш).

Балалары районыбыз мәгариф оешмаларында белем алучы ата-аналар өчен юллама бәясе – 1732,57 сум, чит шәһәр кешеләре өчен – 11550,50 сум .

Юлламалар 9 июньнән 1 сменага, 10 июньнән 2 сменага, 11 июньнән 3 сменага сатылачак. Аларны түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин: Балтач, Ленин урамы, 45 йорт (ЗАГС бинасы, 3 кат, үзәкләштерелгән бухгалтерия, 9 кабинет).

Юллама алу өчен түбәндәге документлар кирәк: әти-әнинең паспорты, баланың тууы турында паспорты яисә туу турындагы таныклыгы, баланың уку урыныннан белешмә (икенче смена өчен БудьвдвиженииРФ сайтында теркәлү узарга кирәк, балага ID бирелә).

Белешмәләр өчен телефон 2-63-68 (Фәйрүзә Рифат кызы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев