Бөрбашта пансионатта эш бара (+фоторепортаж)
Мәгариф

Бөрбашта пансионатта эш бара (+фоторепортаж)

Бөрбаш авылында азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү пансионаты булачак, дип хәбәр язган идек.

Бөрбаш мәктәбенеӊ элеккеге бинасы шушы максатларга яраклаштырыла. Монда тәүлек буе балалар торгач, аныӊ таләпләре дә зур, ди бу эшнеӊ башында торучы Җәлил хәзрәт Фазлыев. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасы гына 2 миллион сумга якын икән. Әлегә эшләр хәйран күп, әмма ничек булса да сентябрь, яӊа уку елына белем һәм тәрбия бирү учагыныӊ эшен башларга уйлап торалар. Бөрбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашкан төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, район башлыгы Рамил Нотфуллин да ремонт барышы белән таныштылар.

Проект пансионатта бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев