Әниләр көне...ачык ишекләр ...сөйләшә торган курчаклар...
Мәгариф

Әниләр көне...ачык ишекләр ...сөйләшә торган курчаклар...

Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелгән

30 нчы ноябрь көнне Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелде. Әниләр дәресләрдә катнаштылар, балалар көче белән әзерләнгән "Терем-теремкәй" һәм "Бала хокук даирәсендә" конкурсы өчен әзерләгән "Йомры икмәк"кә ияреп төзелгән курчаклар спектакле карадылар. Соңыннан укучылар әниләрен бәйрәм белән котлап үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чараны оештыручы кызларыбызга зур рәхмәт белдерәбез, киләчәктә тормышларында уңышлар телибез.

 

ШАТ-Көшкәтбаш

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


әниләр көне

Нет комментариев