“Иң яхшы хат язу дәресе“ Бөтенроссия конкурсының республика этабында Пыжмара укучысы лауреаты булды.
Әлеге бәйге быел унөченче тапкыр уздырылган. “Россия почтасы“ның мондый бәйге уздыруының максаты – эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә ачыкланган. Пыжмара мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Рамилә Галимуллина исә "Бәхетле гаилә рецепты" номинациясендә лауреат булды. Рамиләне ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев