Россиядә 1 сентябрьдән читтән торып укуны бетерәләр
Мәгариф

Россиядә 1 сентябрьдән читтән торып укуны бетерәләр

Киләсе уку елы башыннан Россиядә кайбер юнәлешләр буенча читтән торып уку бетерелә.

Сүз беренче югары белем турында бара. ТАСС белдерүенчә, бу хакта Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов бәян иткән. Ул әйтүенчә, 1 сентябрьдән икътисадчылар, юристлар, менеджерлар, шулай ук "Дәүләт һәм муниципаль идарә" юнәлеше буенча читтән торып укуны бетерү планлаштырыла. Бу укыту сыйфатын үстерәчәк, дип фикер йөртә ул.


Чыганак: almet

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев