Сосна сабыйлары автопаркка экскурсия ясаганнар (фото)
Мәгариф

Сосна сабыйлары автопаркка экскурсия ясаганнар (фото)

Сентябрьдә Сосна балалар бакчасында «Куркынычсызлык» айлыгы игълан ителгән.

Шул айлык кысаларында бакчаның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары янгын сүндерү машинасын күзәтергә «Сосна» җәмгыятенең автопаркына бардылар. Биредә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып, машинаның янгын чыккан вакытта ничек эшләвен белделәр. Гомумән, кызыклы экскурсияләрен бик яратып, киләчәктә тагын бирегә килеп, башка төр техникалар белән таныштыруларын да теләделәр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев