Укытучыларның кәгазь эше кими
Мәгариф

Укытучыларның кәгазь эше кими

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларны кәгазь мәшәкатьләреннән коткарырга ышандырды, алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак.

Киләчәктә мөгаллимнәр сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти "кәгазь"ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына аларның икесе дә тутырыла.
Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрнең журналлары электрон вариантына күчеп баруларын һәм басмаларының тарихта калачагын белдерделәр.

Чыганак: tatar-inform

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев