Яраткан укытучым (+фото)
Мәгариф

Яраткан укытучым (+фото)

Рәйсә Сәмигуллина (Гәрәева) - Түнтәр кызы. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 3-5 яшьтән үк җырлый башлый.

Ап-ак шәлне матур итеп чорнап бәйли, чәчләрен түгәрәкләп үрә, киемнәре дә үзенә бик килешеп тора торган "матур апа" иде ул. Математика укытучысы, минем яраткан укытучым. Җитмәсә, ул әле артист та икән. Җырчы, нәфис сүз остасы, театрда төп рольләрне (җырчы рольләре) башкара, чибәрлеге белән халык күңелен яулаган. Түнтәр, Субаш, Чепья, Пыжмара авылларында зур ихтирам белән истә торучы укытучы - артист апа. Хәзерге вакытта Кенә авылында яши.

"Зәңгәр шәл", "Асыльяр", "Галиябану", "Фәрхиназ" кебек зур күләмле әсәрләрне сәхнәгә куючы режиссер да ул. Гомере буе артистка.

Ленура Сафина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев