Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Дания Мостафина: "Ничек рәхәт бит тормышлар!" (+фото)

Бөрбаш авылында яшәүче Дания Мостафина 90 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды.

Кенәбаш авылында туып, Бөрбашка тормышка чыккан Дания апаның балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек. Бик иртә әтисез калдык. Ярый әле без күргәннәрне балалар күрмәде. Ничек рәхәт бит тормышлар, муллык, барлык, ди тыл ветераны. Тормыш иптәше Зиннәтулла белән 6 балага тормыш бүләк итеп, 60 ел тигез гомер кичереп, 12 онык, 14 оныкчык сөю бәхетен татыган кеше ул Дания апа. Бәйрәм көнендә төп нигезгә җыелган балаларына, юбилее белән котларга килгән җирле һәм район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтләрен ирештерде ул.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей Бөрбаш авылы