Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

«Гадиләм киләчәгем булды»

Куныр авылында гомер итүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдинова 95 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә каршы алды.

Районыбыз җирлегендә лаеклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узып, бүгенге көндә хәерле картлыкларын якыннары, туганнары тәрбиясендә каршылаучы өлкәннәребез булу бик күркәм. Шундыйларның берсе – Куныр авылында гомер кичерүче тыл ветераны Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдинова.

Юбилей көнендә Сәгыйдә апаны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сәгыйдә апа туган көнендә искә алып килгәннәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле булуын белдерде. «Кадер-хөрмәттә яшим. Тормыш юлымда авырлыклар аз булмады, ә хәзерге көнем муллыкта, рәхәттә уза, бу бит үзе бер бәхет!», дип куана юбиляр.

– Бик яшьләй авыр эшләр башкарырга туры килде. Яшүсмер чагым колхоз кырларында үтте. Аннан соң Алтай якларына эшкә алып киттеләр. Бу сугыш чоры иде. Казанга кайтып, «Волгострой»да эшләдем. Зур-зур күперләр сала идек. Авылдашым Хисаметдин белән бергә эшләргә туры килде. Кавышып, гомер итә башладык. Өйләнешкәч, 1955 елда авылга кайттык. Икебез дә колхозга эшкә кердек. Иптәшем бик тырыш, мактаулы колхозчы булды. Аның белән 65 ел бергә гомер иттек, – ди юбиляр.

Сәгыйдә Низаметдинова Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны. Хисаметдин Низаметдинов үзе теләп сугышка китә, Япон сугышында катнаша. «Җиде ел сугышта булган ул. Әйтергә генә ансат, җиде көн түгел бит ул, җиде ел. Күпме михнәт, газап күреп, мул һәм рәхәт вакытларның ләззәтен аз татып калды», – ди Сәгыйдә апа.

Кызганыч, Низаметдиновлар гаиләсенең үз балалары булмый. Шода авылыннан Гадилә исемле ятимә кызны үзләренә тәрбиягә алалар.

– Гадилә безнең юанычыбыз да, шатлыгыбыз да, киләчәгебез дә булды. Бик рәхмәтлемен мин аңа! Үз игелеге үзенә әйләнеп кайтсын! Бүген Гадиләнең игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим. Кызганыч, киявебез генә вафат булды. Бүген бер-беребезгә иптәш булып, төп нигездә оныклар, оныкчыклар уңышына куанып яшәгән мәлебез. Иң мөһиме, илләр имин, еллар тыныч кына була күрсен дип телим! – ди Сәгыйдә апа.

Тормыштан  канәгать, булганына шөкер итә белүләре һәм рәхмәтле булулары белән сокландыра бу өлкәннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр авылы