Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Ихлас котлау иң зур бүләк

Матур хисләр тамыр җәйсен әле Сизгер йөрәгебез түрендә.

Гомер көзен бер җылыту өчен
Ихлас котлау иң зур бүләктер.
Якыннарның сезгә мәрхәмәте
Күңел гөлләренә кирәктер.

Матур хисләр тамыр җәйсен әле
Сизгер йөрәгебез түрендә.
Бик катлаулы тормыш юлы узып,
Күпләрегез үрнәк бүген дә.

Бик булдыклы, игелекле булып
Танылдыгыз хезмәт юлында,
Башкаларны гел кайгыртып яшәү
Бурыч иде безнең заманда.

Уй-гамәлләр гел яхшыга өндәп
Җилкендергәч, көчле булдыгыз.
Тормыш йөген авырсынмый тартып,
Уңышларга юллар сыздыгыз.

Шәфкать-миһербанлы булганнарның
Намусына кара тап кунмас.
Үткән еллар — күңел хәзинәсе,
Сезнең матур гамәл югалмас.

Дөнья мәшәкате басканда да
Без тартылыйк рухи байлыкка.
Күңел тынычлыгы иң мөһиме —
Без бит җылы сүзгә зарыккан.

Бәрәкәтле гомер көзләрендә
Аллаһ аермасын саулыктан!
Һәркемгә дә уң тормышлар телик,
Ихлас дога саклар ялгыштан.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр