Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Укымый калмадыгызмы?: "Ат кебек эшләп гомер кичергән кешеләр"

Курамьял авылында 90 яшьлек ил агасы Галиуллин Хәлимулла ага яши.

Июнь аенда Хәлимулла агага 90 яшь тулды. Ул көнне аксакао кунаклар килгәнне капка төбендә сабыр гына көтеп утырды. Көне кояшлы, ямьле иде. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов ил агасы белән кул биреп күрешеп, хәлләрен сорашып, эшләгән елларын искә алып, бүләкләр тапшырды, башына өр-яңа түбәтәй киертте. Рәсәй Президентының котлау хатын тапшырды, район башлыгының Рәхмәт хаты белән куандырды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да Хәлимулла аганың намус белән үткән хезмәт юлын барлап, Рәхмәт хаты җибәргәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, “Активист” җәмгыятеннән баш агроном Иван Константинов да зурладылар үзен.

Хәлимулла ага 40 ел колхозда тир түккән кеше. Аз сүзле, эш яратучан механизатор чылбырлы тракторы белән алны-ялны белми эшләгән дә эшләгән. Шуңа да лаеклы ялга чыкканда тракторын да үзенә үк бирәләр. “Икебезне дә эшкә яраксыз дип, списать иттеләр», дип көлә бабай шаяртып.

­- Кыр эшләре вакытында кайтып кермәс иде әти, ­- дип сөйли кызы Дания. ­- Иртәнге сәгать 3тә, 4тә чыгып китәр дә, төнге 11 ләргә кадәр эшләр иде. Элек шулай эшләделәр бит инде. Без әтине өйдә бик күрмәдек тә. Әле әни, әлле без ­- балалары, кырга ашарына илтә идек.

Тормыш иптәше Хәбибҗамал да тракторчы булган. Өйләнешкәнче бергә-бергә “ДТ” тракторында эшләгәннәр, туйлар узгач, тракторда ир генә эшләп калган. Хәбибҗамалы белән Тәлгать һәм Дания исемле балалар үстергәннәр. Дания апа Чепьяда кияүдә, инде оныклары бар, Чепья хастаханәсендә санитарка булып эшли. Юбилеенда улы, килене, оныклары белән бергә иде. Тәлгать абый әтисе белән бергә яши, әле гаилә корырга өлгермәгән.

Хәлимулла абый Сарман ягында туган. Әти-әнисе бәхет эзләп шул якларга киткән булган. Өч бала була алар. Хәлиулланың бер яшьлек чагында кире Балтачка, туган авыллары Курамьялга кайталар. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе сугышка китә һәм шунда вафат була. Әнисе дә озын гомерле булмый, әниләре үлгәндә балаларның олысына 15, уртанчысына 13, кечкесенә 8 яшь була. 8 яшьлек сеңелләрен шундук балалар йортына алып китәләр. Ятимлек ачысы бары тик җин сызганып колхозда эшләү белән генә басыла. Балалар йортындагы сеңелләре Нәмыйга белән гел аралашып үсәләр, хәзер ул вафат инде. Казандагы сеңлесе генә исән-сау.

Әти белән әни әнинең әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Матур яшәделәр, безгә үрнәк булдылар, - ди кызы Дания.

Бүгенге тормышыннан бик канәгать бабай. Инде үз гомерендә икенче өен җиткергән, әлбәттә, икенчесен балалары белән бергәләп төзегәннәр. Бәхетле картлык телибез сезгә, Хәлимулла ага, авырмыйча, исән-сау яшәгез.

Кунаклар кабул иткән көнне иске өйне сүттерергә рөхсәт биргәнлеген белдек, бабай кушмыйча, үз чорының таза, нык өенә кагылырга ярамаган. Өлкән кеше сүзе! Әтигә карата хөрмәт, әти сүзеннән чыкмау бу! «Үзем исән чакта сүтәргә кирәк инде аны», ди Хәлимулла ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш өлкәннәр