Кунаклар ат итеннән хәзерләнгән ризыкларны бик ошатты, агач исе аңкып торган мунча эшләнмәләренә исләре китте (+фото)
Рәсми хәбәрләр

Кунаклар ат итеннән хәзерләнгән ризыкларны бик ошатты, агач исе аңкып торган мунча эшләнмәләренә исләре китте (+фото)

Татар эшмәкәрләре Бөрбаш авылындагы Илшат Гыйльмуллинның ит ризыклары җитештерү цехында булдылар, җитештерелгән продукция - ат итеннән ясалган казылык, ысланган, тыгызланган ит Рәсәй төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрне битараф калдырмады, дигустация вакытында ризыкларның тәмлелеген еш телгә алдылар.

Аннан каршыда гына урнашкан Булат Фазлыевның агач эшкәртү цехына юнәлделәр, биредә юкәдән ясалган мунча кирәк-яракларының эшләнешен, чималның экологик яктан чисталыгын югары бәяләделәр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев