20 ноябрь көнне референдум үткәрелә, ул көнне һәр райондашыбызны (балигъ булмаган балаларны кертмичә) тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Әлеге таблицада район авыл җирлекләрендә 2016 елда гаиләдәге 18 яше тулган һәр кешедән җыелган үзара салым акчасы (сумнарда), һәм референдум нәтиҗәләре уңай булган очракта 2017 елда җыелачагы. 20 ноябрь көнне референдум үткәрелә, ул көнне һәр райондашыбызны (балигъ булмаган балаларны кертмичә) тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Тормыш-көнкүрешебезнең яхшыра баруы күз алдында, бар да халык мәнфәгатен кайгыртып гамәлгә ашырыла, кайчандыр юл сорап өзгәләнгән авыл урамнарына, чиратка салынып, таш түшәлә, ике авыл арасындагы юллар төзекләндерелә, җимерелә барган чишмәләребез торгызыла, су мәсьәләләре хәл ителә, һәм башкалар... Җәяүле сукмаклары кирәк дидек, алары да булды, бергә-бергә барысына да ирешә барабыз, ә инде төзекләндереләсе юллар, урамнар, чишмәләр бар икән, аларына да вакыт җитәчәк, шуңа күрә дә үзара салым акчасы җирлекләрдә башкарыласы эшләргә карап билгеләнә. Әйтик, Бөрбаш җирлегендә 2016 ел өчен 400 сум җыелган булган, ә менә киләсе ел өчен 200 сум билгеләнгән, димәк, башкарасы эшләренә җитәчәк. Үз өлешебез кергәч, юлларны кадерләп сакларбыз, урамнарны да бозып йөрмәбез, изге урын - чишмәләргә, зиратларга да кадер-хөрмәт артыр...
Гел болай булмас, иптәшләр, дәүләт бер сумны һәрчак дүртләтә кайтармас, шуңа күрә, мөмкинлек барында файдаланып калырга кирәк. Җирлек башлыклары да авыл халкына аңлатуларны еш үткәрсен, кайчакта аларның бу юнәлештә эшләп бетермәүләре дә аңлашылмаучанлыкларга китерә, дип белдерә район җитәкчелеге дә әлеге уңайдан узган киңәшмәләрдә.
|
Авыл җирлекләре исемлеге
|
2016 елда җыелган үзара салым акчасы, сумнарда
|
Уңай тавыш биргәндә, 2017 елда җыелачак үзара салым күләме (тәкъдим), сумнарда
|
|
Балтач шәһәр җирлеге
|
250
|
400
|
|
Бөрбаш
|
400
|
200
|
|
Борнак
|
300
|
500
|
|
Югары Субаш
|
300
|
500
|
|
Карадуган
|
300
|
300
|
|
Куныр
|
300
|
600
|
|
Кече Лызи
|
200
|
250
|
|
Норма
|
300
|
400
|
|
Нөнәгәр
|
300
|
300
|
|
Пыжмара
|
500
|
650
|
|
Салавыч
|
200
|
500
|
|
Смәел
|
350
|
350
|
|
Сосна
|
300
|
600
|
|
Урта Көшкәт
|
200
|
350
|
|
Чепья
|
300
|
400
|
|
Шеңшеңәр
|
400
|
400
|
|
Шубан
|
250
|
300
|
|
Яңгул
|
300
|
700
|
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев