Шимбә, ял көннәрендә бистәбез шәһәргә ошап кала: урамда укучы балалардан тыш эшкә ашыгучылар аз, машиналар ташкыны да күпкә ким.
Әмма бүген, иртән сәгать 7 тулганда хакимият бинасы янында бер-бер артлы хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларынын машиналары килеп туктагач, алар арасында мәктәп директорларын да күргәч, дөрестән дә гадәттән тыш хәл килеп чыкканмы әллә, дип уйлап куйдым. Иртә баштан җыелу, дөрестән дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бәйле икән. Районда 2016 елда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча эшләгән эшкә йомгак, 2017 елга бурычлар кабул итү буенча киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш Министрының урынбасары Андрей Орлов катнашып, анда чыгыш ясады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев