Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга?

Диетологлар бик яхшы киңәшләр бирә.

Салкын кышка да озак калмады. Нәкъ менә кыш айларында төрле авыруларга дучар булмас өчен организмны алдан әзерләргә кирәк тә инде. Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеге турында диетологлар киңәшләр бирә.Иммунитетны саклау өчен беренче булып витаминнар ярдәмгә килә. Белгечләр әйтүенчә, иң күп С витамины цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестә һәм болгар борычында була.

— Күпләр апельсин, лимон кебек цитруслыларны С витамины буенча чемпионнар, дип саный. Чынлыкта исә бу алай түгел, болгар борычында һәм тозлы кәбестәдә С витамины ун тапкыр күбрәк, — ди табиб-диетолог Сергей Обложко.

Профессор, шәхси медицина табибы Маргарита Королева сүзләренчә, тозлы кәбестә шул ук вакытта эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче табигый пробиотик та булып тора.

— Югары кан басымы, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләргә кышкылыкка кәбестәне тоз кулланмыйча әзерләргә мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып әзерләргә киңәш ителә, – ди Королева.

Алдан табиблар белән киңәшләшү мөһим.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иммунитет