Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган, дип яза "Татар-информ"

«29 кеше хастаханәләргә салынган, 36 кеше өйләрендә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авыручылар иң күп — 16 кеше.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте. 13 782 кеше, шул исәптән 78е узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнде (тәүлек эчендә үсеш 4 510), шулардан 9 242 кеше икенче доза алды. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев