Барлык очраклар да контакт юл белән йоктырган.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр.
«22 пациент хастаханәдә, 83 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.
30-50 яшьлекләр арасында 42 авыру ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында балигъ булмаганнар һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.
Казанда авыруның 55 очрагы, Чаллыда 13 очрагы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 12 995 очрак теркәлгән. 10 658 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 21 кеше дәваланып беткән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев