Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Бу юлы Татарстанда яшәүче 1951, 1941 һәм 1925 елда туган кешеләр вирус корбаны булган. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан алып 161 кеше үлгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев