Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алдагы көннәрдә балтачлыларны нинди чаралар көтә?

Район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге бу ялларда үткәреләчәк спорт чараларына чакыра. Килегез, катнашыгыз, җан атыгыз!

20 февраль көнне 10.00 сәгатьтә «Дулкын» йөзү бассейнында 2007-2008 елгы, 2009-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге уза.

20 февраль көнне 11.00 сәгатьтә "Балтач" спорткомплексында 2003-2004 елгы егетләр арасында Алмаз Рашит улы  Нотфуллин истәлегенә багышлап көрәш буенча район беренчелеге уза.

20 февраль көнне 19.00 сәгатьтә “Батыр” яшьләр үзәгендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча ярыш уза.

21 февраль көнне 9.00 сәгатьтә “Хыял” яшьләр үзәгендә яшьләр арасында бадминтон ярышы уза.

21 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "Балтач" спорткомплексы  хоккей тартмасында хатын-кызлар командалары арасында хоккей турниры уза.

22 февраль көнне 11.00 сәгатьтә "Балтач" ял паркында Россия Герое Олег Николай улы Исаев  истәлегенә багышланган итекле хоккей ярышы уза.

22 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Нормабаш авылы плотинасында балыкчылар арасында балык тоту ярышы уза.

22 февраль көнне 11.00 сәгатьтә "Сабантуй" ял паркында оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре арасында ярыш уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярышлар