Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова артыннан: Камилә Вәлиева беренче зур уңышка иреште!

13 яшьлек татар кызы Камилә Вәлиева Франциянең Куршевель шәһәрендә юниорлар арасында узучы Гран-при ярышларының этабында беренче урынны яулады.

Тумышы белән Казаннан булган Камилә бүгенге көндә Мәскәүдә тагын бер татар кызы — Европа, дөнья, Олимпия чемпионы булып танылган Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе җитәкчелегендә шөгыльләнә. Остаз инде узган ел ук инстаграмында фигуралы шуу дөньясында яңа йолдыз кабынып килүе турында пост куйган иде.

Моңа кадәр балалар арасында чыгыш ясаган Камилә Вәлиев яшүсмерләр арасында беренче зур ярышында катнашып, беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Фото: видеодан скриншот

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фигуралы шуу