Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әниләр дә картта ярышты

Җилдәй җитез балалар тәрбияләгән 21 әни үз араларында иң көчлене ачыкладылар

Картингчыларның чираттагы ярышы 11 февраль көнне Теләче ДОСААФы базасында Теләче районы башлыгы кубогына үткәрелде. Әлеге ярышларга алты районнан 84 спортчы килгән иде. Башка ярышлардан аермалы буларак, бу бәйгедә әниләр дә көч сынашты. Җилдәй җитез балалар тәрбияләгән 21 әни үз араларында иң көчлене ачыкладылар. Гаилә елында картинг ярышларына мондый яңалык кертү һәм ахырдан бала һәм әни алган урыннар буенча җиңүчене билгеләү дә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды. Шулай да Балтач ДОСААФы командасы монда да сынатмады һәм әниләр арасында беренче өч урынны нәкъ тә менә әлеге команда әниләре яулады.

Ә инде гаилә командалары арасында җиңүче булып Гарифуллиннар гаиләсе танылды. Әлфия һәм Руслан Гарифуллиннарның ике балалары Диләрә һәм Данияр Балтач ДОСААФы базасында картинг белән шөгыльләнәләр (Әлеге гаиләнең өченче балалары Алинәгә әлегә биш кенә яшь, ул да тиздән апасы һәм абыйсының уңышларын кабатлап, медальләр ала башлар — З.Ф.). Икесе дә ярышлардан гел призлы урыннар алып кайталар. Диләрә кызлар арасында гына ярышып калмыйча, егетләр арасында да ярышып, җиңүгә ирешә һәм шуңа да егетләр өчен чын көндәш булып тора. Теләчедәге ярышта Әлфия үзе дә картта ярышуның тәмен тоеп карарга булды һәм беренче урынны яулады. 

Команда беренчелегенә килгәндә, Балтач ДОСААФы — беренче, Теләче ДОСААФы — икенче, Байлар Сабасының «Торнадо» командасы өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг