Байлар Сабасында узган XIX «Сәламәтлек» Спартакиадасында балтачлыларга бәхет елмайганмы? (+фото)
Хатын-кызлар арасында 5 км классик стильдә әниле-кызлы Алсу һәм Зәйнәп Нигъмәтҗановалар икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Байлар Сабасында XIX "Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча ТР Чемпионаты тәмамланды.
Барлыгы 8 районнан - Азнакай, Әлки, Арча, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара, Саба, Ютазы районнарыннан 36 спортчы катнашты.
Хатын-кызлар арасында 5 км классик стильдә әниле-кызлы Алсу һәм Зәйнәп Нигъмәтҗановалар икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Ир-атлар арасында 10 км классик стильдә Юрий Степанов өченче булды.
Хатын-кызлар эстафетасында (3х3 км) Балтач районы командасы - икенче, ир-атлар эстафетасында (3х5 км) безнекеләр өченче призлы урын яулады.
Гомуми зачетта Балтач чаңгычылары икенче булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев