Балтач районының хоккей командасы «Алтын алка» ярышында катнашалар
Спорт

Балтач районының хоккей командасы «Алтын алка» ярышында катнашалар

Алдагы уеннарыгызда да зур уңышларга ирешегез

1-7 нче февраль көннәрендә Волгоград шәһәрендә Балтач районының хоккей командасы Татарстан данын яклап, 2008-2009 елгы егетләр арасында Бөтенроссия «Алтын алка» ярышында катнашалар.
Нәтиҗәләр сөенерлек:
Команда 1 нче февраль көнне Смоленск өлкәсенең «Статус» командасы белән 5:0 нәтиҗәсе белән, ә
2 нче февраль көнне Тверь өлкәсенең «Ржев» командасы белән 5:0 нәтиҗәсе белән җиңү яулады.
Афәрин, егетләр! алдагы уеннарыгызда да зур уңышларга ирешегез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хоккей

Нет комментариев