Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына узган көрәштә бишенче урында

Балтач командасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына узучы көрәш ярышларында бишенче булды

Республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына узучы көрәш ярышларының быел да, тамашачы буларак, шаһиты булырга туры килде. Дөресен генә әйтергә кирәк, республикабыз авыл хуҗалыгы өлкәсендә быелгысы елда зур уңышларга ирешкәч, бик “мощный” бәйрәм булыр дип барган идек. Ләкин, көне буе ярышларны тамаша кылгач, күңелгә нидер җитмәде кебек тоелды. Хәер, ачылу тантанасыннан ук ниндидер сүлпәнлек сизелде. Аннан тамашачының да “почти” ярышларга гына килгән көрәшчеләрдән генә торуы да күңелләребезне җилкендерә алмады. Ә ярышларыбызның елдан-ел популярлыгы артуы, көрәшчеләр арасында сизелде, билгеле. 51 командадан 305 көрәшче булуы үзе күп нәрсә турында сөйли кебек. Аннан, ярышларда соңгы вакытта, районыбыздан ике команданың катнашуы, безнең күңелләрне аеруча күтәреп җибәрә. Быел районыбыздан килгән тамашачыларыбызның күплеге дә күзгә чалынды. Кыскасы, рәхәтләнеп аралаштык, гапләштек, ярышларны үзебезчә “хөкем “ иттек. 60 килограммда чыгыш ясаган Борнактан бертуган Әхмәтхановларның беренче көнне барлык көндәшләрен аркаларына салып, икенче көнгә чыгуы да үзе ни тора бит. Ирекнең танылган спорт остасы Нәфис Миннебаевны җиңеп, бөтен залны урыннан торгызуы, дөнья чемпионатын хәтерләтте, миңа. Төрле, көтелмәгән хәлләр күп була инде, ярышларыбызда. Танылган спорт остабыз Ринат Хәйретдиновның беренче әйләнештә үк тамашачылар арасына күчеп утыруы да күпләр өчен көтелмәгән хәл булса, күпләрдә “билгесезлек” тә калдырды. Менә шулай, командабызның мактаулы бишенче урында калуы өчен дә, борчылырга сәбәп юк, ахырысы. Аның хәтле көндәшлек булганда, начар урын түгел ,диясем килә. Аннан Балтач сөт–май комбинаты командасының да унберенче урынга чыгуы да начар күрсәткеч дип әйтмәс идем. Инде, шәхси беренчелектә җиңүчеләребезне дә атап китми булмас.Борнактан Илдан Әхмәтханов /60 кг/ һәм Яңгулдан Руслан Рәфыйковлар /90 кг/ өченче бюулып, 10 мең сумлык бүләкләргә лаек булдылар. Алда тагын егетләребез алдында зур бурычлар тора. Ноябрь аенда узачак Татарстан чемпионаты. Уңышлар теләп калыйк, үзләренә!

Нурзада Сәмигуллин

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча көрәш