Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач 17нче мәртәбә каратистларны җыйды (+фоторепортаж)

Кара күл буенда ХVII җәйге "Киокушин сугышчылары" мәктәбе үз эшен тәмамлады.

Каракүл бу көннәрдә тагын да җанлырак тормыш белән яшәде - Балтачыбызга Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә каратистлар җыелды.

"Киокушин сугышчылары" мәктәбенең бурыч-максатлары элеккечә: спортның әлеге төрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь буынның спорттагы осталыгын арттыру һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү. Мәктәп эшендә катнашучыларны йокыдан барабан тавышы уятты. Иртәнге 5 тә сафларга тезелеп исемлек буенча барлаганнан соң, барысы да каратэ белән шөгыльләнде. Бары тик төшке һәм кичке аш вакытында гына бераз ял итеп алырга рөхсәт бирелде. Эссе булганлыктан, көненә тоташтан өчәр күнегү уздыру бер дә җиңел булмады. Берничә көн узгач кына киеренке режимга күнегә башладылар. Берсендә төнге сәгать 2ләр тирәсендә йокыдан уяттылар һәм "Каратистларга багышлау" дигән спорт бәйрәме үткәрделәр. Төрле билбауга ия булган командалар берничә сәгать буе үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ул иртәдә урман аланында уен-көлке сүзләре озак яңгырап торды.

Лагерьдагы дисциплинаның кырыс булуы турында да әйтергә кирәк. Биредә сораусыз эшләнгән һәр эш берничә сәгатькә сузылган күнегүләр эшләү белән алыштырыла. Әмма шунысы бәһасез - каратистлар мәктәбе күп нәрсәгә өйрәтә.
 

 

Ринат Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ