23нче март көнне Саба районы Лесхоз мәктәбендә Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат турниры үтте.
Безнең районнан әлеге ярышта алты бала катнашты.1 сыйныф һәм яшьрәк балалар арасында Зәринә Сәмигуллина (5 яшь) – өченче, 2-6 сыйныф укучылары арасында Әмир Абдрахманов – икенче, 7-11сыйныф укучылары арасында Рамилә Шаһимәрданова – икенче, Азат Хөрмәтуллин беренче урын яулады.

Тагын бер райондашыбыз Ралина Хәмидуллина 18 яшьтән югары хатын-кызлар арасында өченче урын алды. Бүгенге көндә Ралина Саба аграр колледжының 3нче курс студенткасы.

Фото: Р.Шакирова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев